Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Әсәдуллинның Мәскәүдә Көнчыгыш мәдәнияте турында яңа китабы тәкъдим ителде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе, Россия Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәрит Әсәдуллинның «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә «Восток в историческом наследии Москвы: памятники культуры, искусства и литературы» дигән китабы тәкъдим ителде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәскәүнең тарихи тиңдәшлеге тулаем алганда Көнчыгыш белән бәйле, моны мәдәният, сәнгать һәм әдәбият һәйкәлләре дәлилли. Мәскәүнең төрки-мөселман үткәненә мөрәҗәгать итү аның төп чикләренең һәм үзенчәлекләренең берсен, Россия дәүләтенең мәдәни эволюциясенә зур йогынты ясаган тарихи күпмилләтле шәһәр буларак ассызыклый», диелгән китапта.
«Ул 2022 елда нәшер ителгән «От Кучки до Гайнутдина. Мусульманский мир Москвы» китабының дәвамы. Яңа басмага керешне Дәүләт Эрмитажы директоры, Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультеты деканы академик Михаил Пиотровский язган», делгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз