news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фарис Харисов: Ун елдан соң татар теле укытучыларына кытлык булачак

Фарис Харисов: Ун елдан соң татар теле укытучыларына кытлык булачак
Зилә Мөбәрәкшина

1997 – 2004 елларда Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Фарис Харисов мәгариф системасындагы үзгәрешләр турында фикерләре белән уртаклашты. Аның фикеренчә, якындагы ун елда татар теле укытучылары белән проблемалар башланачак.

– Хәзер татар теле укытучыларын әзерләү кимеде. Ун елдан соң татар теле укытучыларына кытлык булачак дип уйлыйм. КФУда хәзер бөтен Татарстанга бюджетта ике төркем бар. Казан университетында көндезге белгечләрне әзерләү юнәлешендә дүрт төркем бар иде, Алабуга һәм Чаллыда Педагогика институтларында да урыннар булды. 1990 еллар башында Казанда Мәгариф министрлыгы каршында институт ачылды, анда бөтен фәннәр татарча укытылды. Менә шуннан исәпләгез: ел саен күпме генә кадр әзерләнә, ә профессор, фәннәр кандидатларын, татар телле белгечләрен әзерләү бетте.

Һәр урында милли үзаңы булган, Татарстанның киләчәге турында уйлаган шәхесләр эшләргә, законның үтәлеше буенча җәмәгатьчелек тарафыннан контроль булырга тиеш.

Хөкүмәттә утырган кешеләр дә аңлы рәвештә милли мәдәният, тарихка кагылган мәсьәләдә киләчәкне уйлап карар кабул итсен иде. Закон нигезендә татар һәм башка милләт телләрен үстереп булыр иде. Әмма без гел сәбәп, эшләмәвебезгә аклану эзлибез.

1998 елда Татарстанда милли туган телләрне үстерү буенча җәмәгатьчелекнең активлыгы башланган иде: Татар иҗтимагый үзәге* төзелде (Татарстан прокуратурасы тарафыннан, экстремистик оешма дип табылу сәбәпле, РФ юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылган – Т.и). Шул үзәк ярдәмендә меңләгән кеше берләште, башка оешмалар барлыкка килде, соңгы 25 ел эчендә бик зур эш эшләнде. Татар гимназияләре ачылды, барлык фәннәрне татар телендә укыту яңартылды.

Советлар союзы вакытында авылда мәктәпләрдә барлык фәннәр дә татарча укытыла иде. Ул вакытта Казан дәүләт педагогика институтында имтиханны рус һәм татар телендә алучы галимнәр бар иде.

1990 ел башында Татарстанда Педагогика институтларында зур эш башкарылды. Күпләп группалар ачыла башлады, татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү буенча эш шактый активлашты. Иң мөһиме – татар класслары ачылды. Россия төбәкләрендә балаларны милли үзаңда, татар телендә тәрбияләү процессы масштаблы алып барылды. Шәхсән үзем дә татар мәктәпләрен ачуда катнаштым.

Бүгенге көндә бер җитешсезлек бар: кызганыч, билгеле бер үсеш этабында уяулыкны югалтабыз. Татар классларына балалар килә, гимназияләр эшли, татар теле укытучыларын әзерлиләр. Ләкин чаманы белми башлыйбыз. Мәгариф министрлыгын җитәкләгән кешеләрнең җаваплылыгы булырга тиеш.

Советлар Союзында мәктәпләрдә теләгән бала гына туган телне укый, дигән закон булмады. Татар баласы татарча укыды. Хәзер укучы туган телен теләк белән генә укый. Ата-анага сайлау мөмкинлеген бирәбез. Математика, физиканы шушы законга куеп карасалар, ничә бала гына сайлап укыр иде икән?

1998 елда Казанда беренче татар классы оештырган идем. Ата-аналар белән сөйләшеп, өйләренә йөреп, 42 бала җыя алдык. 5нче татар гимназиясен ачтык. Ул республикада фәнни лаборатория иде, анда семинарлар, конференцияләр үткәрелде. Мәгариф министры булып эшләгән чорда төбәкләр, мәктәпләр белән эшне бик киң масштабта алып бара алдык. Татар җәмәгатьчелегенә рәхмәтлемен. Бердәм булып эшли алдык, шуңа күрә уңыш та булды.

Хәзер заманнар үзгәрде. Буын үзгәрә башлады, яңа яшьләр килә. Аларга тарихны аңлатучы җитми. Яшьләр татар мәгарифенең үсү этапларын белми, кайберләре бөтенләй җиңел карый. Татар гимназиясендә күп фәннәр татар телендә укытылмый икән, балада милли үзаңны формалаштырып буламы? Була, ләкин аңлату эше катлаулана бара.

Соңгы 35 елда Татарстан һәм Россиядә татар милли мәгарифен, татар телен үстерүдә хезмәт күрсәткән шәхесләр, галимнәр, җитәкчеләрне барлап, алар турында мәкаләләр язылырга тиеш. Тарихны яшьләргә, яңа буын кешеләренә аңлатырга кирәк.

Безнең бурыч – эшләгән эшләрне яңадан яңарту. Шул дәрәҗәгә күтәрелмәсәк тә, бүгенгесен саклап калырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100