news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәридә Яркәева: Соцпакет сайлаучыларга дарулар өстәмә авырулары килеп чыкса да бирелә

Татарстанда акчалата компенсация урынына дарулата соцпакетны сайлаучыларга кирәкле препаратлар төп авыруы буенча гына түгел, өстәмә авыруларын дәвалау өчен дә бирелә.

Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» да матбугат конференциясендә искәртте.

«Бу программа буенча бушлай даруларга хокукы булганнарның 90 проценты – инвалидлар. Авыру кискенләшеп китсә, башка төрле кыйммәтле дарулар кирәк булырга мөмкин, соцпакеттан баш тартучыларга ул дарулар бирелмәячәк, ул очракта акчалата копенсация генә җитми, пациент үз акчасына алырга мәҗбүр була. Дарулар төп авыру буенча гына түгел, өстәмә авырулар булса да, бирелергә мөмкин», - диде Яркәева.

Ул кайбер медикаментлар гади даруханәләрдә сатылмаска да мөмкинлеген искәртте. Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең өчтән береннән артыгы акчалата компенсация урынына дарулата соцпакетны сайлый. Программа 2005 елдан гамәлгә ашырыла. Дарулар федераль бюджеттан сатып алына.

«Күпме күбрәк кеше натураль ташламалар сайласа, безнең препаратлар сатып алырга да финанс мөмкинлекләре шулкадәр күбрәк булачак. Ягъни, Татарстан өстәмә чаралар алачак», - диде Фәридә Яркәева.

Кеше нәрсәне сайлавын 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә тиеш. 1 октябрьдән соң карарын үзгәртә алмый. «Әгәр танышыгыз, күршегез акчалата компенсация сайлаган икән, әле 1 октябрьгә кадәр карарын үзгәртә ала», - дип киңәш бирде министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot