news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин «Казахстан Республикасы парламентына 30 ел» медале белән бүләкләнде

Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Казахстан Республикасы парламентына 30 ел» медале белән бүләкләнде. Сәясәтчегә бүләкне Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков булачак Казахстан Республикасы көне уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә тапшырды.

«Бүген без монда туганнар кебек җыелдык. Хезмәт сөючән халкыбызның зур хезмәте нәтиҗәсендә без күп кенә имтиханнарны һәм сынауларны үтә алдык. Мөгаен, Казахстан – безгә иң якын дәүләттер, без аның белән тыгыз элемтәдә торып уртак бурычларны хәл итәбез», – дип искәртте Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Татарстан киләчәктә дә Казахстан белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер, дип ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot