Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинга багышланган бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр

1 декабрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган «Ике аккош» Бөтенроссия музыкаль конкурсының призерларын бүләкләделәр. Бәйге быел унынчы тапкыр узды. Бу турыда Мәчетле районы татарлары автономиясе «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Чара «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, БР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды. Анда Башкортстан, Татарстан, Сургут, Магнитогорск шәһәрләреннән 350ләп кеше, шул исәптән 9 ансамбль катнашты. Конкурс Аургазы һәм Чишмә районнарында уздырыла. Бөтенроссия конкурсы жюри рәисе – танылган җырчы Айдар Галимов.
«Нур» татар театры оркестры музыкантлары кунакларны Бәхти Гайсин композицияләре белән каршы алды. Кунаклар алдында Октябрьск шәһәреннән гармунчылар ансамбле, Салаваттан курайчылар ансамбле һәм Ярмәкәй районы гармунчылар ансамбле чыгыш ясады.
Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы Альфред Дәүләтшин һәм «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Мәчетле районының иң «Яшь йөрәкләр» гармунчылар ансамбленә диплом, «инструменталь башкару» номинациясендә җиңүчегә гармун тапшырды (ансамбль составында: Рәшит Гыйбадуллин, Фәрит Гыйбадуллин, Рафит Зиннуров, Гөлназ Пастухова, Зөлфирә Сәлимова). Бүләкләүгә «Яшь йөрәкләр» ансамбле исеменнән аның җитәкчесе Зөлфирә Сәлимова барды. Ансамбль конкурста өченче тапкыр катнаша, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз