news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәридә Корбангалиева* чит ил агенты статусы белән риза булмыйча шикаять бирде

Элеккеге телевидение алып баручысы Фәридә Корбангалиева Мәскәүнең Замоскворецкий судында чит ил агенты статусын шикаять итте.

Аңа карата террорчылыкны аклауга һәм Россия армиясе турындагы фейкларны таратуга гавами чакырулар турында җинаять эше кузгатылган.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, утырыш датасы әлегә билгеләнмәгән.

Июнь азагында Юстиция министрлыгы Корбангалиеваны чит ил агентлары реестрына кертте. Моңа кадәр аны Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлары исемлегенә өстәделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100