news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәридә Исмәгыйлева: «Ул әле өйләнмәгән иде» драмасына Камал театры кассасында чират иде

Фәридә Исмәгыйлева: «Ул әле өйләнмәгән иде» драмасына Камал театры кассасында чират иде

Әлмәт театры Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен Казанда өченче мәртәбә күрсәтәчәк.

«Без бу спектакльне «Нәүрүз» фестивале кысаларында да, махсус килеп тә уйнадык. Спектакльнең кайтавазлары зур булды – шаукымы безгә дә килеп иреште. Узган юлы килгәндә Камал театры кассасына чират та тезелгән иде», – диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева Әлмәт театрының ике көнлек Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә.

Әлмәт театры Казанда – Камал театры сәхнәсендә ике көн рәттән Айдар Җаббаров куйган спектакльләрне күрсәтергә җыена. 18 февральдә «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле күрсәтелсә, 19 февральдә Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә куелган «Ат карагы» спектакле күрсәтеләчәк.

Фәридә Исмәгыйлева «Ат карагы»ның драматург архивларда утырып язган әсәр булуын – данлыклы Шәкүр карак тарихы икәнлеген искәртте. Сәхнә әсәренә Туфан Миңнуллин пьесасы тулысынча кергән һәм режиссер үзе дә документаль чыганаклар өстәгән.

Театр «Ул әле өйләнмәгән иде» һәм «Ат карагы» спектакльләре белән Мәскәүгә дә барырга әзерләнә. Гастрольләр көзгә булырга мөмкин.

«Ат карагы» спектакленнән күренеш

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

«Ул әле өйләнмәгән иде»

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot