Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Фәридә-Алсу» дуэты Казахстанда дирижер Фуат Мансуровны искә алу кичәсендә катнашкан
Казахстанның Астана шәһәрендә Россиянең, Татарстанның һәм Казахстанның халык артисты, дирижер һәм педагог Фуат Мансуровны искә алу кичәсе булган. Кичәнең инициаторы - Светлана Тенишева.
«Светлана ханым читтә яшәсә дә, татар дөньясын, мохитен кайгыртып яши. Кичәдә Фуат Мансуровның кызы Марина Мансуровна да катнашты. «Әтием исән булмаса да, Сез аны искә алдыгыз, ул кабат кайткандай булды», - дип сәхнәдән чыгыш ясады. Искә алу кичәсе Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм төрле җитәкчеләр катнашында зур дәрәҗәдә узды», - диде «Татар-информ»га Татарстанның халык артисты, «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина.
Фотоларны «Татар-информ»га Фәридә Әхмәтшина тәкъдим итте
Ул сәхнә арты бүлмәсендә Марина Мансурова белән Фуат Мансуров турында төшерелгән фильмнарны карауларын әйтте.
«Күзгә яшь килде. Язмышы бик фаҗигале. Хатыны машина авариясенә эләгеп, кечкенә уллары белән бергә вафат булган. Марина Фуатовнадан бик күп мәгълүмат ишеттек. Ул Фуат Мансуровка бик охшаган: чын интеллигент, эчке дөньясы да бик бай, аның белән сөйләшүе рәхәт. Марина Фуатовна белән якыннан таныштык, дуслаштык. Элемтәләребез ныгыды. Бик якты тәэсирләр калды. Киләчәктә дә уртак чыгышлар, очрашулар булыр дип уйлыйм», - дип сөйләде җырчы.
Фәридә Әхмәтшина Фоат Мансуровның Алма-Атада туып үскәнен искәртте. «Ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Мәскәүдәге Большой театрда һәм Алма-Атада эшләде. 2028 елда йөз еллыгына багышланган зур чара булачак, ә бу кичә шушы чарага әзерлек этапларының берсе. Безне Алма-Атадагы Татар мәдәни үзәгендәге татарлар каршы алды. Татарстаннан бер без генә булдык, алар безне күреп шатландылар», - диде ул.
«Фуат Мансуров бик гади гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Әнисе - тегүче, театрда костюмнар бүлмәсендә эшләгән, әнисен бик яраткан. Әни темасын исәпкә алып һәм Казахстан халык уен кораллары оркестры белән башкаруыбызны истә тотып, Илдар Юзеевның «Мәтрүшкәләр» җырын сайладылар. Бу җыр Фуат Мансуровның укучысы Ерлан Бахтыгерей җитәкчелегендәге оркестр белән бик матур яңгырады. Безнең оркестр белән чагыштырганда аларныкында кыллы уен кораллары күбрәк. Шуңа күрә «Мәтрүшкәләр» җыры бик үзенчәлекле яңгырады», - диде Фәридә Әхмәтшина.
Фотоны «Татар-информ»га Фәридә Әхмәтшина тәкъдим итте
Искә алу кичәсендә классик, инструменталь әсәрләр яңгыраган. «Казахстанның атказанган артистлары симфоник оркестр, Казах уен кораллары оркестры катнашты. Программада төрле әсәрләргә бай иде. Казаныбызга канатланып кайттык. Астана татарларыннан сәламнәр җиткерәбез», - диде ул.
«Астана шәһәренең «Таң» татар-башкорт иҗтимагый мәдәни үзәгендә мастер-класс үткәргән арада җырлар җырладык, аралаштык һәм көтмәгәндә безгә Германия делегациясе дә кушылды. Автографлар алдылар, истәлеккә фотога төштек. Астанага килүебезнең төп миссиясе - күренекле дирижер, педагог Фуат Мансуровны искә алу кичәсендә чыгыш ясау иде», - диде Татарстанның халык артисты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз