Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Өйләребездә балачактан кадерле булган телләрдә сөйләшик
Халыкара туган тел көне - телнең халыкның җанлы рухы, меңьеллык зирәклеге һәм милли үзаңны саклаучы буларак мөһимлеген искәртә торган бәйрәм. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин MAX каналында шулай дип белдерде.
«Татарстан - күпмилләтле республика, анда 175 милләт вәкиле дус-тату гомер итә. Безнең көчебез - мәдәни күптөрлелектә һәм үзара хөрмәттә. Сүзнең туган телләрне саклау турында гына түгел, ә аларны актив куллану хакында да баруы аеруча зур әһәмияткә ия», - дип искәртте Мөхәммәтшин.
Ул билгеләп үткәнчә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулган елда туган телнең зирәклек һәм буыннар тәҗрибәсе чыганагы роленә аерым игътибар бирелә.
«Өйләребездә балачактан кадерле булган телләрдә сөйләшик», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Ул шулай ук Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучыларының туган телләрдә сөйләшкән видеосы белән дә уртаклашты.
Видео: https://max.ru/id1654014349_gos2
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз