Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районында салым бурычын тикшерергә кушты
Биектау районында салым бурычы 2025 елда 24 процентка арткан. Бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетның йомгаклау сессиясендә шундый йөкләмә белән чыгыш ясады.
«Салым бурычын түләүгә игътибар итүегезне сорыйм. Бер ел эчендә ул 24 процентка арткан һәм 132,4 миллион сум тәшкил итә. Бурычка баткансыз. Декабрьдә мондый сумманы берьюлы түләтү кыен булачак», - диде парламент башлыгы.
Ул районның социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсен мактады, әмма сәнәгый җитештерү индексын яхшыртырга кирәклеген искәртте. Шулай ук муниципалитетның авыл хуҗалыгында зур потенциалы бар, аны гамәлгә ашырырга кирәк.
Үсеш зоналарының берсе - файдаланылмый торган җирләр, узган ел районда 4,8 мең гектардан артык шундый җир ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз