Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Абдулганиев – мәгълүмат чараларында телгә алыну буенча Идел буе округында икенче урында
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев 2026 елның октябрь ае өчен медиаиндекс буенча Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары башлыклары арасында икенче урынны алды. «Медиалогия» компаниясе рейтингы мәгълүматлары шуны раслый.
Гомумроссия исемлегендә Абдулганиев, берьюлы сигез позициягә күтәрелеп, 5 179,0 медиаиндексы белән сигезенче баскычта урнашты. Идел буе федераль округында Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Евгений Люлин гына аннан югарырак позицияне биләде, ул – бишенче урында (11 002,2).
Кырым Дәүләт Советы башлыгы Владимир Константинов (25 771,5) гомумроссия рейтингы лидеры булып танылды, икенче урында – Санкт-Петербург Закон чыгару җыены рәисе Александр Бельский (20 797,7), өченчедә – Мәскәү өлкә Думасы рәисе Игорь Брынцалов (16 999,6).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз