news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Габделганиев автокибетләр һәм фудтраклар өчен яңа кагыйдәләрне аңлатты

2026 елның 1 сентябреннән Россиядә «Сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында» Федераль канунга төзәтмәләр үз көченә керә. Беренче тапкыр федераль дәрәҗәдә «мобиль сәүдә объекты» төшенчәсе беркетелә — автокибетләр, фудтраклар, кофе фургоннары һәм башка форматлар төгәл хокукый статус ала. Бу хакта ТР Рәисе каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләр бу сегментта эшләүче меңләгән эшмәкәргә кагыла.

1. Бердәм федераль кагыйдәләр. Төбәк хакимияте моннан соң сәүдә алып барыла торган автомобильгә яки прицепка таләпләр куя алмаячак.

2. Көндәшлекне чикләү. Бер үк вакытта берничә мобиль ноктаны бер урында урнаштыру тыела.

3. Шәхси җир - эшмәкәрнең өстенлеге. Әгәр хосусый кишәрлек хуҗасы сәүдә объектын урнаштыру схемасына кертү турында гариза бирсә, муниципалитет аны кертергә тиеш.

4. Күчеш чоры. Хосусый территориядәге гамәлдәге объектларның хуҗалары (юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр) схемага кертү турында гаризаны закон үз көченә кергән көннән алып өч ай эчендә тапшыра ала.

5. Фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары үзләренең профильле законнары буенча сәүдә итә, гомуми кагыйдәләр аларга кагылмый.

ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиевның аңлатмасы

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев закон кабул ителүне кече бизнес өчен күптән көтелгән һәм мөһим адым дип атады.

«Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов күрсәтмәсе белән бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча системалы эш алып барыла. Ел саен безгә эшмәкәрләрдән мобиль сәүдә темасына берничә дистә мөрәҗәгать килә. Җирле муниципалитетлар белән берлектә без барысын да канәгатьләндерерлек уртак карарга килергә тырышабыз», — дип искәртте Фәрит Габделганиев. Ул билгеләп үткәнчә, яңа закон кабул ителү мобиль сәүдәне «соры» зонадан хокукый кырга күчерә, артык административ киртәләрне юкка чыгара һәм бизнесның иртәгесе көнгә ышанычын арттыра.

ТР бизнес-омбудсмены мобиль сәүдәдә эшләүчеләргә яки бу эшне башларга ниятләүчеләргә гамәли киңәшләр бирде:

Беренче. Әгәр сез инде автокибетләрдә яки шәхси җирдә сәүдә итәсез икән - кичектермәгез. Сезнең объектны урнаштыру схемасына кертү турында гариза бирү өчен өч ай вакытыгыз бар. Моны сезнең төбәктә механизм эшли башлау белән үк эшләү кулайрак.

Икенче. Җир кишәрлегенә документлар һәм хокукны раслый торган кәгазьләр җыегыз — алар гариза бирү өчен кирәк булачак. Әгәр сез үзмәшгуль булсагыз, сезнең дә мондый хокукыгыз бар.

Өченче. Сораулар туса яки кире каксалар - ТР бизнес-омбудсмены аппаратына мөрәҗәгать итегез.

«Без бу процесста һәр эшмәкәргә киңәш бирергә, документлар әзерләүдә ярдәм итәргә әзер. Безнең бурыч - яңа законның бизнеска каршы түгел, ә аның өчен эшләве», - дип искәртте Фәрит Габделганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot