Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрид Абдулганиев «Подписка бүләк ит» акциясендә катнашкан
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев парламент утырышы алдыннан «Подписка бүләк ит» акциясендә катнашты.
Чирмешән үзәк мәчете каршындагы Хәниф Вәлиев исемендәге балалар үзәгендә укучылар өчен ул «Ялкын» журналына, татар һәм рус телләрендә «Идел» журналларына, «Салават күпере» журналына, үзәк мөгаллимнәре өчен «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларына, «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан» газеталарына язылган. Шулай ук, Биектау һәм Әтнә районнары ветераннар советы әгъзалары өчен дә басма матбугатка язылган.
«Мәгълүматны, яңалыкларны төрле чыганаклардан алып була. Иң уңышлысы – күптөрлелек принцибын куллану – Интернет та, басма матбугат та...
Басма матбугат тиражлары кыскаруга килгәндә, мин аны яклап шулай дияр идем: «Каләм белән язылганны балта белән дә чабып булмый». Интернетта язалар да, аннары үзгәртәләр, чөнки каядыр рәсми я дөрес булмаган мәгълүмат китә. Бүгенге акциядә тәкъдим ителгән басмалар рәсми, анда мәкаләне кем язганы, тиражы нинди булуы, җаваплылыгы күренә, аңа ышанып була. Без үз эшебездә рәсми мәгълүматка таянабыз», – диде Фәрид Абдулганиев.
Ул шәхсән үзе басма матбугатка гел язылуын әйтте. «Әни дә киләсе елга үзен яздыруны сорады. «Мәдәни җомга», «Безнең мирас» – шул ике басма инде аның. Мин хәзер «Ватаным Татарстан»ны да өстәдем», – диде.
Парламент рәисе җирле басмаларга да ярдәм итәргә кирәклеген әйтте. «Без аларга дөрес мәгълүмат та җиткерергә булыша алабыз. Мәктәпләр, интернатлар, сәламәтлеге чикле, финанс мөмкинлекләре чикле кешеләрне, СВОда катнашучыларны яздырып, аларга шундый бүләк ясарга була», – дип белдерде.
Чирмешәндәге балалар үзәге Фәрид Абдулганиевның бабасы исемен йөртә. Хәниф Вәлиев 1903 елның 7 октябрь көнендә элекке Самара губернасы Бөгелмә өязе Югары Чагадай авылында крестьян хуҗалыгында дөньяга килгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз