news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрид Абдулганиев: Мөмкин кадәр күбрәк федераль акчалар җәлеп итүгә ирешергә кирәк

Татарстан бюджетына мөмкин кадәр күбрәк федераль акчалар җәлеп итүгә ирешергә кирәк.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Абдулганиев «2027 елга һәм 2028-2029 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлауларында әйтте.

Фәрид Абдулганиев Татарстан Рәисе тарафыннан парламентка «киеренке, әмма балансланган» бюджет проекты кертелгәнен әйтте. «Документны Татарстан Хөкүмәте әзерләгән», – дип белдерде ул.

Дәүләт Советы рәисе бюджет турында закон проектында федераль трансферт суммалары әлегә ахыргача тәгаенләнмәгәнен искәртте. «Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт Думасына яңа сайланган депутатларны ды җәлеп итеп, күмәк тырышлык белән мөмкин кадәр күбрәк федераль акчалар җәлеп итүгә ирешергә кирәк», – дип билгеләп узды Фәрид Абдулганиев.

Утырышны парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып бара.

Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot