Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрид Абдулганиев «Челтәр компаниясе»ндә гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышты
Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев бүген «Челтәр компаниясе» акционерлык җәмгыятенең Казандагы офисында булды, анда ул диспетчерлык пункты һәм тренажер пункты челтәрләре белән идарә итү үзәге эше белән танышты, шулай ук компаниянең генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты, аның белән республиканы, шул исәптән авыл җирлекләрен, электр белән ышанычлы тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук предприятиенең җитештерү процессларын автоматлаштыру проектлары турында да сөйләштеләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта «Челтәр компаниясе»нең җиде филиалы 68 мең кв. км мәйданлы электр хуҗалыкларына хезмәт күрсәтә. Предприятиедә 7 мең кеше эшли. Компаниянең республикадагы филиалларында барлыгы 10 диспетчерлык пункты булдырырган, алар барысы да стандартлаштырылган. Нәкъ менә шундый диспетчерлык пунктларында челтәрдәге агымдагы хәлгә анализ ясала, челтәрнең нормаль булмаган эш режимын һәм аварияләрне бетерү, планлы эшләрне оештыру, җиһазларны ремонтлауга чыгару, челтәрнең эш режимын кертү мәсьәләләре карала. Бу планлы яки авария хәлендәге эшләр барышында энергия кулланучыларны уттан аерып торуны киметергә, яисә эшләрне утны өзеп тормыйча гына башкарырга мөмкинлек бирә.
Автоматлаштыруга килгәндә, бүген стандарт технологик тоташтыру турында карар кабул итү процессы кеше катнашыннан башка хәл ителә. «Бу тизлек, оптимизация, сроклар, ә персонал катлаулырак карарлар кабул итүгә җәлеп ителәчәк», – дип сөйлиләр пилот проекты турында «Челтәр компаниясе» хезмәткәрләре.
Быел «Челтәр компаниясе» бүлү челтәрен автоматлаштыру буенча яңа программа эшләтеп җибәргән. Трансформатор подстанцияләрендәге «акыллы» автоматлар диспетчерга линиядәге агымдагы йөкләнешне күрергә, эш режимын билгеләргә һәм җиһазларны читтән торып кабызырга мөмкинлек бирә. Бу электр белән тәэмин итү процессын сизелерлек оптимальләштерә. Читтән торып идарә ителә торган автомат сүндергечләр урнаштыру буенча быел башланган максатчан программа Татарстанның барлык районнарын диярлек колачлаячак: 173 ТПда 475тән артык читтән торып идарә ителә торган автомат урнаштырылачак.
Интеллектуаль исәпләү приборлары урнаштыру – эшнең аерым юнәлеше булып тора. Хәзерге вакытта электр энергиясен исәпкә алучы 568 меңнән артык интеллектуаль прибор файдалануга тапшырылган. Татарстан – бу күрсәткеч буенча илдә алдынгы регионнарның берсе. Бүген инде һәр икенче кулланучы куллану турында мәгълүматларны автомат рәвештә тапшыру системасына күчкән, бу электр челтәренең күзәтүчәнлеген, аның тотрыклылыгын һәм ышанычлылыгын арттырырга, электр энергиясе сыйфаты параметрларын контрольдә тотарга һәм югалтуларны киметергә мөмкинлек бирә.
Соңгы вакытта компания коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләрендә электр челтәрләрен реконструкцияләү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыра. Быел гына да модернизацияләү программасы белән республиканың 7 муниципаль районында урнашкан (Азнакай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч, Биектау һәм башкалар) 13 бакчачылык ширкәтләрен колачлаган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз