news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрид Абдулганиев: «Безнең заман» фестивале талантлы яшьләрне тәрбияләргә ярдәм итә

Фәрид Абдулганиев: «Безнең заман» фестивале талантлы яшьләрне тәрбияләргә ярдәм итә
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Бүген Казанның «Пирамида» мәдәни үзәгендә эшче яшьләрнең ХIV «Наше время – Безнең заман» республика телевизион иҗат фестиваленең гала-концерты уза. Фестивальдә катнашучыларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан парламенты депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев сәламләде.

«Бу фестивальнең атмосферасы уникаль һәм яшь хезмәткәрләрне берләштерү, аларның уңышлы профессиональ адаптациясе, иҗади үсеше өчен яхшы нигез булып тора, – дип басым ясады Фәрид Абдулганиев, фестивальдә катнашучыларны сәламләп. – Ул корпоратив рухны ныгыта, талантлы кеше җитештерүдә дә, иҗтимагый тормышта да үзен күрсәтә алсын өчен барлык шартлар тудырылган предприятие брендын формалаштыра. Бу планда «Наше время – Безнең заман» фестиваль хәрәкәте – сәләтле хезмәт ияләре тәрбияләү буенча республика проектларының берсе, алардан башка нәтиҗәле инновацион сәнәгатьне һәм тулаем тотрыклы икътисадны үстерү мөмкин түгел».

Фәрид Абдулганиев фестиваль хәрәкәтен оештыручыларга һәм остазларга, предприятиеләр һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә үз командаларына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Быелдан яшь хезмәтчәннәребез инициативасы белән Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар чакырылуы сөендерә, – дип билгеләп үтте Фәрид Абдулганиев. – Бүгенге сәхнәдә Удмуртия Республикасы, Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия һәм Төркия хезмәт коллективларыннан катнашучылар бар. Аларның җитәкчеләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук республикада игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган чараларны дәвам итә».

Быел фестивальдә Татарстанның 38 муниципаль берәмлегеннән 135 предприятие, оешма һәм учреждение, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән һәм башка дәүләтләрдән командалар катнаша. Фестиваль уздыру елларында 14 меңнән артык яшь хезмәткәрне һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләренең 2 меңнән артык предприятие һәм оешмасын колачлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot