Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрид Абдулганиев «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе итеп сайланды
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге секретаре итеп биш елга сайланды. Мондый карар партиянең төбәк бүлегенең Казанда уза торган XL конференциясендә кабул ителде.
Электрон яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Абдулганиев кандидатурасы өчен конференциядә катнашучыларның 87 проценты тавыш биргән. Партиянең Татарстан бүлеге секретаре вазифасына шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев кандидатурасы тәкъдим ителде. Аның өчен бердәмроссиялеләрнең 5 проценты тавыш биргән.
2003 елның августыннан «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин булды.
Моннан тыш, конференциядә партиянең Татарстан бүлекчәсе төбәк сәяси советы әгъзалары сайланды – 51 кеше, шул исәптән Президиум әгъзалары – 15 кеше.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз