Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрид Абдулганиев «Бердәм Россия»нең 25 еллыгы белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев партиядәшләрен 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган «Бердәм Россия» партиясенең 25 еллыгы белән котлады. Аның сүзләренчә, чирек гасыр эчендә партия илнең әйдәп баручы сәяси көченә әверелде, милли лидер һәм традицион Гомумроссия кыйммәтләре тирәсендә төрле карашлы һәм милләт кешеләрен берләштерде.
«Партия гамәлгә ашыра торган зур федераль һәм инфраструктура проектлары, региональ партия программалары һәм инициативалары, Җирле һәм Беренчел звеноның көндәлек эше, гражданнарны кабул итү, сайлаучыларның конкрет проблемаларын хәл итү, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм лозунглардан яхшырак безнең партия һәм аның идея рухы турында сөйли. Бу елларда партиянең төп казанышы – көчле һәм бәйсез Россия, тотрыклылык һәм сайлаучыларның гаять зур ышанычы», - диде ул.
Фәрид Абдулганиев билгеләп үткәнчә, партия меңләгән социаль әһәмиятле инициативаларны тормышка ашырган, миллионлаган ватандашларына ярдәм иткән һәм суверенитетны ныгытуга, ил һәм республика үсешенә саллы өлеш керткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз