Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрид Абдулганиев Айдар Метшин белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы Айдар Метшин белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Парламентарийлар Россия парламентының түбән палатасында Татарстанның мәнфәгатьләрен алга этәрү буенча уртак законнар чыгару, дәүләт программалары һәм илкүләм проектларда катнашу аша республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү, шулай ук билгеләнгән сайлау округында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча фикер алыштылар.
Россиянең илкүләм проектлары – җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы дәүләт программалары. Алар РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган милли максатларга ирешүнең һәм 2030 елга кадәр илнең социаль-икътисади үсеше стратегиясен гамәлгә ашыруның төп инструментларының берсе булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз