Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрһад Бәхтияри татар, башкорт музыкаль традицияләренә багышланган диссертациясен яклады
18 июнь көнне П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы диссертация шурасында композитор Фәрһад Бәхтияринең кандидатлык диссертациясен яклау утырышы узды. Яклау нәтиҗәсендә шура әгъзалары бертавыштан диярлек хезмәткә уңай бәя бирде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарлар һәм башкортларның вокаль һәм вокаль-инструменталь традицияләре хәзерге социомәдәни шартларда» темасына багышланган хезмәт соңгы елларда татар һәм башкорт музыка мәдәниятен өйрәнү өлкәсендәге әһәмиятле тикшеренүләрнең берсе булып тора.
Автор үз эшендә озын көй, мөнәҗәт, курайчылык һәм өзләү кебек күренешләрне тарихи ядкарьләр буларак кына түгел, ә аларда сакланган код бүген дә иҗатта, театр сәнгатендә һәм композиторлар әсәрләрендә яшәвен дәлилләргә омтыла. Тикшеренүдә төп нәтиҗәләрнең берсе — татар һәм башкорт мәдәниятенең үзенчәлеге аерым көйләрдә генә түгел, ә яңгырашның үзендә, тавыш тембрларында, башкару алымнарында һәм ансамбльле фикерләүдә саклануы турындагы фикер.
Фәнни җитәкчесе, сәнгать фәннәре кандидаты Маргарита Каратыгина үз бәяләмәсендә билгеләп үткәнчә, «Фәрһад Бәхтияринең максаты зур күләмле материалны өйрәнү белән генә чикләнми, ул тупланган мәгълүматлар арасында туган төбәк кешесе тарафыннан интуитив рәвештә «үз музыкасы» буларак кабул ителә торган, кешене үзенең мәдәни тамырларын тоярга этәрүче яңгырашларны яңадан торгызу ачкычларын табарга омтыла». Шушы эзләнүләр нәтиҗәсендә автор татар һәм башкорт мәдәниятендә ансамбльле музыка аерым әһәмияткә ия булуы турында нәтиҗәгә килә.
Әлеге тикшеренү композиторның иҗаты белән дә тыгыз бәйләнгән. Соңгы елларда Фәрһад Бәхтияри милли музыкаль традицияләрнең заманча сәнгатьтәге дәвамчанлыгы темасына мөрәҗәгать итә. Аның әсәрләрендә һәм театр проектларында (әйтик, «Идегәй» спектакле өчен музыка (2023), «Шүрәле» операсы (2026)) борынгы музыкаль фикерләү элементлары, тавыш белән музыка коралы арасындагы мөнәсәбәтләр, милли яңгыраш үзенчәлекләре яңача ачыла. Шушы ук мәсьәләләр диссертациядә дә фәнни яктан өйрәнелә.
Диссертациядә шулай ук хәзерге заман композиторлары иҗаты киң анализлана. Авторның үз әсәрләреннән тыш, Салих Сәйдәшев, Алмаз Монасыйпов, Мәсгудә Шәмсетдинова, Эльмир Низамов һәм башка композиторлар хезмәтләренә әһәмият бирелә.
Яклау барышында әйдәп баручы оешма буларак Уфа дәүләт сәнгать институты чыгыш ясады. Рәсми оппонентлар — сәнгать фәннәре докторлары Ирина Нуриева һәм Земфира Сәйдәшева — хезмәтнең фәнни яңалыгын, актуальлеген һәм милли музыкаль мирасны өйрәнү өчен әһәмиятен билгеләп үттеләр.
«Диссертация югары профессиональ дәрәҗәдә, күтәрелгән темага карата зур мәхәббәт һәм ихтирам белән язылган. Хезмәт үзенең актуальлеге белән аерылып тора, тарихи һәм теоретик музыкаль фән таләпләренә тулысынча җавап бирә, шул ук вакытта авторның югары дәрәҗәдәге композиторлык әзерлеген дә ачыклый», — дип Земфира Сәйдәшева үзенең бәяләмәсендә билгеләп үтә.
Яклауны Татарстанда да күзәтеп бару мөмкин булды. Казан дәүләт консерваториясенең бер аудиториясендә махсус онлайн-трансляция оештырылды. Анда профессорлар һәм студентлар Мәскәүдәге яклауны туры эфирда карап барды.
Фәрһад Бәхтияринең әлеге хезмәте татар һәм башкорт музыка мәдәниятенең тирән тамырларын өйрәнүгә генә түгел, ә милли традицияләрнең бүгенге сәнгатьтә һәм киләчәк иҗатта да яшәү мөмкинлекләрен күрсәтүгә дә юнәлтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз