news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Фәрештә Регина» дип танылган Регина Иванова вафат булган

«Фәрештә Регина» дип танылган Регина Иванова вафат булган
Регина Иванованың "Вконтакте" социаль челтәрендәге аккаунтыннан

Кичә Казанның «Иман нуры» мәчетендә хәйрия бүлеге җитәкчесе, «Фәрештә Регина» дип танылган Регина Иванова вафат булган.

«Ул безнең күңелләрдә иң матур, шат күңелле кеше булып калачак», - дип язган «Иман нуры» мәчете имам-хатыйбы Нияз Закиров «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Регина Вафинаның үзенчәлеге буе кечкенә булуда – 1 метр 16 сантиметр. Ул актив волонтер иде, күп балалы гаиләләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итеп яшәде. 

«Ул авырмады, бары тик аның вакыты килеп җитте. Без аңлыйбыз: ул үзенчәлекле иде. Аллаһы тәгалә аның җанына шундый тән биргән. Андый кешеләр озак яшәми, күп дигәндә 35 яшькә кадәр. Ул аны үзе дә әйтә иде», – дип сөйләгән «Татар-информ» хәбәрчесенә «Иман Нуры» мәчете имамы урынбасары Ибраһим хәзрәт.

Регина Ивановага 33 яшь булган. Хушлашу мәрасиме бүген «Иман Нуры» мәчете янында булган. Регина Иванованы бүген Саба районының Шәмәрдән авылында җирләгәннәр.  

2018 елда ул «Татарстан энҗесе» бәйгесендә җиңгән иде. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot