news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнзилә Сабирова: Без курчак театрында тел миссиясен дә алып барабыз

Фәнзилә Сабирова: Без курчак театрында тел миссиясен дә алып барабыз
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының 90 еллык юбилее һәм «Шомбай-fest» халыкара курчак театры фестивленә багышланган матбугат конференциясендә театрның татар төркеме алып барган тел миссиясе турында да сүз булды.

«Безнең татар төркеме балаларны яхшылыкка һәм акны карадан аерырга өйрәтү кебек тәрбия миссиясеннән тыш татар телен саклау миссиясен алып бара», диде театр артисты Фәнзилә Сабирова.

«Безнең миссиядә киләчәк буынга сөйләм телен генә түгел, әдәби татар телен җиткерү дә. Татар төркеме сезонга яңа ел әкияте белән бергә 3 спектакль чыгарды. Хәзер без өлкән тамашачы өчен дә татар телендә спектакльләр чыгарабыз», дип дәвам итте ул.

Фәнзилә Сабирова татар төркемен тотып торуны казаныш дип атады һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Ул күрше республикалардагы курчак театрларының милли телдә спектакльләр уйналмый дигәнне искәртте.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының татар төркеме спектакльләре ике мәртәбә Тукай премиясенә тәкъдим ителде. 2023 елда «Адәмнәр» спектакле Тукай премиясенә кандидат булса, 2024 елда «Әлфия» спектакле премиягә дәгъва итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100