news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнзилә Җәүһәрова: Тел сагында тору хатын-кыз җилкәсенә генә калмасын иде

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында «Татар телен саклап калу юллары бармы?» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Татарстанның баш фольклорчысы, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова әлеге мәсьәләгә карата үз фикерләрен белдерде.

Фәнзилә Җәүһәрова: Тел сагында тору хатын-кыз җилкәсенә генә калмасын иде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

- 6 ай эшләми торып, бер генә коммерцияле булмаган оешма да грант конкурсында катнаша алмый. Мәдәни инициативаларның Президент фондында, мәсәлән, махсус коммерцияле булмаган оешмалар өчен номинацияләр бар. Гомумән, без бүгенге көндә грантларга үзебез эзләп утырабыз. Моның өчен Якутиядәге кебек, бер җиргә тупланган махсус кушымта бездә эшләнмәгән.

Проектларга керү мәсьәләсе бар. Проектларга гаризалар яздык та, бирә башладылар, дип әйтеп булмый. Бөтен җирдә дә экспертлар буларак белгечләр утырмый. Гомумән алганда, грантлар бик күп. Эшләргә мөмкинлекләр бар.

Тел сагында тору хатын-кыз җилкәсенә генә калмасын иде. Гражданлык җәмгыяте белән түрәләр арасында без шактый упкынлы төбәк. Бик күп төбәкләрдә проектлар эшләргә туры килде. Һәрвакыт Татарстан белән чагыштыра идем. Әйтик, Пермь краеның министры белән кара-каршы утырып сөйләшүнең бер нәрсәсе юк. Ә бездә син ничә сәгать көтәргә тиешсең. Бөтен проблема, күрәсең, шушында дадыр. Татарстан - бик үзенчәлекле төбәк. Безнең түрәләр гражданлык җәмгыятеннән курка.

Урамга чыгыйк дип әйтмим. Тик ток эшләгән вакытта «Татар ядкәрләре» командасы белән 27-30 секундлык татар телендә видеороликлар урнаштыра идек. 473, 450, 150 меңләп карау җыйды алар. Татарча контентны шулкадәр кеше карый микән дип, шаккаттык. Тел саклауның формалары бик күп. Кайвакыт без журналистлар, блогерларны сүгәбез. Ярый әле блогерлар бар, алар татар телен тотып тора, дим. Өч тиенлек материал булсын, ләкин ул бит татар телендә. Кайвакыт ачу килә: без тырышабыз, каяндыр эзлибез... Ә, мисал өчен, «Башкирская домохозяйка» ничә миллионлык караулар җыя, – ди ул.

Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100