Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәнзилә Җәүһәрова «Печән базары» фестивалендә татарларда кышкы уеннар турында сөйләде
Кышкы «Печән базары» фестивале кысаларында сәүдәгәр Муллин йортында лекторий узды. Әлеге лекторийда филология фәннәре кандидаты, фольклорчы, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова «Татарларда традицион кышкы уеннар һәм күңел ачулар» дигән темага лекция укыды.
«Кышкы уеннар дип әйтәбез икән, без кышны күз алдында тотабыз. Уеннар, беренче чиратта, без яшәгән климатка бәйле. Кырпак төшкән вакытында да, чана юлы төшкәч тә төрле уеннар уйнала. Уеннар һәрвакыт категорияле, һәр уен уйнаучы яшенең физик хәләтенә дә бәйле», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Лекция дәвамында татар халкының кышкы уеннары, күңел ачуларның үзенчәлекләре турында күп мәгълүмат бирелде, ахырда лекция укучысы тыңлаучылар сорауларына да җавап бирде.
«Лекция бик ошады, мин шәһәрдә туып үстем, шуңа авылдагы кышкы уеннар, күңел ачулар турында мәгълүмат кызыклы булды. Лекция барышында балачак хатирәләре дә искә төште, кышкы ялларда әтием, әнием белән чаңгыда шуарга ярата идек, ә аннары туганнар белән җыелып тәмле пилмәннәр ясый идек», - диде педагог Гүзәл Фазлыева.

«Печән базары» фестиваленә нигез салучы, журналист Гөлназ Бадретдин кышкы «Печән базары» фестивале турында сөйләп үтте. «Күп кеше Яңа елга татарча милли бүләкләр алырга тели. Шуңа без быел Яңа ел алдыннан да «Печән базары»н уздырырга булдык. Кайбер дизайнерлар махсус Яңа ел бүләкләрен әзерләп куйды. «Печән базары» – сатып алу урыны гына түгел, без, гадәттә, лекторий да оештырабыз. Бу юлы без лекторийны ике өлешкә бүлдек, берсе – совет заманасына багышлана, чөнки Яңа ел нәкъ менә шул чорда барлыкка килгән һәм популярлык алган бәйрәм», – диде ул.

«Фәнзилә апа Җәүһәрова кышкы уеннар, күңел ачулар турында, ә Рәдиф Кашапов совет заманында Иске Татар бистәсенең торышы, яшәеше турында сөйләде. Шуннан соң кич белән без «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» дип исемләнгән спектакльнең телевизион язмасын карадык. Шулай итеп, бәйрәм рухын булдырыр өчен мандариннардан авыз итеп, рәхәтләнеп спектакльләр карыйбыз. Ә икенче көн Габдулла Тукайга багышлана. Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны «Тукай елы» дип игълан итте, без шушы идеяне хуплап, күтәреп алдык. Чөнки 2013 елда узган иң беренче «Печән базары» да Тукай истәлегенә багышланган иде», - диде «Печән базары» фестиваленә нигез салучы.
Мәрьям Ибраһимова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз