news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнзилә Җәүһәрова Нәкый Исәнбәт лабораториясен булдыру мәсьәләсен күтәрергә тәкъдим итте

Фәнзилә Җәүһәрова Нәкый Исәнбәт лабораториясен булдыру мәсьәләсен күтәрергә тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәт лабораториясен булдыру мәсьәләсен күтәрде. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.

«1990 елларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Нәкый Исәнбәт коллекциясенең әһәмиятен аңлап, Исәнбәтнең 30 томлыгын әзерләү буенча лаборатория оештыру турында Хөкүмәт карарын чыгара. Бу лаборатория булдырылып һәм хокук ияләре белән килешү төзелгәч кенә, Исәнбәт архивын саклап калу мәсьәләсенең очына чыгып була», - дип аңлатты белгеч.

Аның фикеренчә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать галимнәре Нәкый Исәнбәтнең архивы саклана торган урынга килеп, материалларны пакетларга алып чыгып китеп кенә проблема хәл ителми.

«Алай булмый. Чөнки архивта нәрсә барлыгын, мәсәлән, Бәллүр апа Хәярова (Нәкый Исәнбәтнең мирасчыларының берсе – ред.) да белми. Кемдер: «Бу бит саргаеп беткән кәгазьләр генә», - дип әйтер. Ә без шул кәгазь кисәкләрен туплап, китап итеп чыгардык. Шуңа күрә, әйдәгез, Нәкый Исәнбәт лабораториясен булдыру мәсьәләсен бергәләп күтәрик. Системага салынгач, акрынлап-акрынлап шуларны архивка тапшырырга булыр иде», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Галимә һәркемнең нияте яхшы, дигән өметтә. «Шул ук вакытта, һәр кешенең 100 процент намусы чиста дип гарантия бирә алмыйм. Мин хәтта үз-үземә дә андый гарантия бирмим», - дип өстәде ул.

«Нәкый ага вафат булгач, Йолдыз апа Исәнбәт белән Нәкый Исәнбәтнең «Татар мифлары»на бәйле кулъязманы эзләдек. Мин күреп калган кулъязманы таба алмадык. Ел ярым элек Татарстан китап нәшриятында элек эшләгән хезмәткәрләр Исәнбәтнең кайбер кулъязмаларын кайтарды. Нәкый ага архивында күптән түгел табылган кәгазь кисәкләре дә бик очраклы гына килеп чыкты. Һәр кәгазьнең нәрсә икәне язылган һәм тәртипкә салынган дип уйлыйсызмы? Юк. Анда барырга һәм эшләргә дә эшләргә кирәк», - дип аңлатты Фәнзилә Җәүһәрова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100