news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнзилә Җәүһәрова КФУда татар бүлегенең 80 еллыгы уңаеннан ачык лекция уздырган

Фәнзилә Җәүһәрова КФУда татар бүлегенең 80 еллыгы уңаеннан ачык лекция уздырган
Фото: «Татар ядкәрләре» телеграм-каналы

Кичә Казан дәүләт университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгын билгеләү декадасы кысаларында «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы җитәкчесе, Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрова «Хәзерге фольклористикада «текст» һәм «гипертекст» дигән темага ачык лекция уздырган.

Лекция КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә студентлар һәм мөгаллимнәр катнашында булган, диелә «Татар ядкәрләре» телеграм-каналында.

Фәнзилә Җәүһәрова лекциядә фольклор күренешләрен өйрәнүдә барлыкка килгән яңа тенденцияләргә, мисалларга тукталган.

Казан университетында ачылган Татар бүлегенең 80 еллыгына багышланган «Канат ярганда» дип исемләнгән тантаналы кичә 30 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә УНИКС концертлар залында була.

news_right_1
news_right_2
news_bot