news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнзилә Җәүһәрова: Фольклор экспедициясенә йөргән бердәнбер бию белгече – Дәүләт Умеров

«Аның бердәнбер генә булуы бүгенге фән үсеше өчен кызганыч күренеш, шул ук вакытта горурлык та», - диде ул.

Фәнзилә Җәүһәрова: Фольклор экспедициясенә йөргән бердәнбер бию белгече – Дәүләт Умеров
Солтан Исхаков

Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, экспедицияләргә йөргән, татарлар яшәгән төрле этник төркемнәр урнашкан җирләргә барган бердәнбер бию белгече – Дәүләт Умеров.

«Аның бердәнбер генә булуы бүгенге фән үсеше өчен кызганыч күренеш, шул ук вакытта горурлык та. Ул халык биюләрен өйрәнде, биючеләребезне видеога төшереп, язмача теркәп барды», - диде ул Кариев театрында «ӘйдәБас» проекты кысаларында узган мастер-класста.

Аның фикеренчә, Дәүләт Умеров кебек белгечләрне татар фольклор үзәгендә әзерләп булыр иде. «Әлеге үзәкне 2011 елда яптылар. Без белгечләрне әзерләү буенча бердәнбер үзәк идек. Белгечләрне 15-20 ел дәвамында әзерләдек, алар бармак белән генә санарлык. Дәүләт Умеровны да без 2006 елда Әстерханнан Казанга җәлеп иттек, аңа эшләргә шартлар тудырдык», - дип искәртте ул.

«Дәүләт Умеров бию элементларын нотага салып яза ала. Без бүгенге көндә бу өлкәдә бердәнбер белгече булган бердәнбер халык. Хәзер андый белгечләрне әзерләү эше алып барылмый», - дип чаң сукты ул.

Культурология кандидаты, этнохореолог Дәүләт Умеров

Фото: © Михаил Захаров

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100