Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Фәнни алгарыш» премиясен тапшыру тантанасы 11 февральдә узачак
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Фәнни алгарыш» премиясен тапшыру тантанасы 11 февральдә узачак. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
Татарстанның иң яхшы галимнәрен берничә номинация буенча бүләкләячәкләр.
«Тантанада катнашучылар өчен беренче һәм икенче катларда инновацион проектлар күргәзмәсе эшләячәк. Кичкә Россия фәне көне уңаеннан концерт көтелә», – диде Рифкать Миңнеханов. Ул концертта галимнәрнең артистлык таланты төрле чыгышларда чагылыш табачагын әйтте.
Премия түбәндәге номинацияләр буенча тапшырыла:
- «Фәндә цифрлаштыру»;
- «Перспектива»;
- «Мәгърифәтче галим»;
- «Сәләт»;
- «Иң яхшы галим»;
- «Иң яхшы фәнни остаз»;
- «Фән – балаларга»;
- «Галим-журналист»;
- «Фәнгә тугрылык өчен»;
- «Махсус номинация».
Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, узган елда булган «Иң яхшы яшьләр стартапы» номинациясе быел кертелмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз