news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесе расланды

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2024 елга Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесен раслый торган боерык әзерләгән. Яңа расписание кабул итү кампаниясенә хәтле фәннәрнең берсен кире тапшыру ихтималын исәпкә алып төзелгән. Документ Норматив хокукый актлар федераль порталында чыккан.

Боерык проекты буенча, 4 июльдә укучылар чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз), информатика, җәмгыять белеме, рус теле, физика һәм химия буенча БДИның язмача өлешен киредән тапшыра ала.

5 июльдә исә, биология, география, база һәм профиль юнәлешендә математика, чит телләр, тарих һәм әдәбият буенча телдән имтиханны киредән тапшырачак.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, боерык проекты Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеген үтәү өчен әзерләнгән.

Бу яңалык урта гомуми белем бирү программаларын үзләштергән чыгарылыш укучыларына үз нәтиҗәләрен яхшырту өчен үзләре сайлаган фәннәрнең берсе буенча имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеге бирергә тиеш.

Элегрәк Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев БДИның яңа расписаниесе, яңадан тапшыру мөмкинлеген исәпкә алып, апрель ахырына кадәр расланачак, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100