Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты көчле магнит давылы хакында кисәтә
Бүген җирдә Кояшта 21 марттагы кабынулар тәэсирендә G1, G2 яки G3 (көчсез, уртача яки көчле) дәрәҗәсендәге магнит давыллары күзәтелергә мөмкин. Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты һәм Россия Фәннәр академиясе Себер бүлеге кояш-җир физикасы институтының Кояш Рентген астрономиясе лабораториясе шул хакта кисәтә.
Галимнәрнең мәгълүматлары буенча, плазма болыты Җир орбитасына Мәскәү вакыты белән төнге 3тә килеп җитәргә тиеш булган. Ул китереп чыгарган геомагнитик тайпылышларның гомуми дәвамлылыгы 30 сәгатьтән артып китүе ихтимал.
Көчле магнит давыллары вакытында кешеләрдә баш авырту, хәлсезлек, йокысызлык күзәтелергә, кан басымы күтәрелергә мөмкин. Галимнәр моны магнит кыры тирбәнешләре вакытында капилляр кан йөрешенең акрынаюы һәм тукымаларда кислород ачлыгы башлану белән аңлата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз