Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәннәр академиясенә милли юнәлештәге фәнни эшләргә 12 миллион сум биргәннәр
Татарстан Фәннәр академиясе милли юнәлештәге яңа фәнни хезмәтләрне нәшер итү өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеннән өстәмә финанслау алган. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов белдерде.
«Бу юнәлештә яңа хезмәтләрне бастырып чыгару өчен Тел комиссиясе тарафыннан соңгы ике елда 12 миллион акча бирелде. Бу безнең өчен бик зур ярдәм, һәм бу хезмәтләрнең күпчелеге инде басылып чыкты», - диде ул.
Аның сүзләренчә, әлеге акчаларга Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан татарларына багышланган энциклопедия басмалары һәм башка фәнни хезмәтләр әзерләнә һәм нәшер ителә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз