Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәнис Яруллинның чираттагы китабы чыкты
Язучы Фәнис Яруллинның «Сандугач оясы» дип исемләнгән чираттагы яңа китабы дөнья күрде. Бу хакта Баулы районы Кызылъяр авылында урнашкан Фәнис Яруллинның музей-йорты фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина хәбәр итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
«Сандугач оясы» китабы – легендар шагыйрьнең бакыйлыкка күчкәннән соң сайланма проза әсәрләре сериясеннән дүртенче китап. Беренчесе «Кайту» китабы – «Җилкәннәр җилдә сынала» автобиографик повесте белән башлана. «Мәхәббәт упкыны» – икенчесе «Яралы язмышлар» повесте белән башлана, өченчесе «Сөенечләр бүлешү». Бу дүрт проза әсәре алдыннан, бишенчесе шигырьләр җыентыклары басылып чыккан иде», – дип аңлатып китте Гүзәлия Газизуллина
Китапның төзүчесе –филология фәннәре кандидаты, доцент, Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханымның сеңлесенең кызы Сәвия Минһаҗева.
«Фәнис абыйның һәр яңа чыккан китабын Нурсөя апа белән Сәвия музейга да тапшыра», – ди музей хезмәткәре.
Китап барлыгы 2000 данәдә чыкты. Китапның күпмедер өлеше китапханәләргә таратылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз