Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәнис Нурмөхәммәтов: Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән горурланабыз
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов махсус хәрби операциядә катнашучыларга мөнәсәбәте турында сөйләде.
«Без аларны «исән-имин кайтыгыз, сезне балаларыгыз, гаиләгез көтә» дигән сүзләр белән озаттык. Без һәрчак янәшә. Идеябез бер – фашизмны җиңү. Егетләрнең барысы да – герой. Егетләребез белән горурланабыз. Алар белән күрешкәләп торабыз. Кемнең махсус хәрби операциядә контракт төзеп хезмәт итәргә теләге бар, шикләнеп карамаска кирәк. Без йөз процент гаиләләрегезне ташламыйбыз дип әйтә алам», – диде ул.
Аның сүзләренчә, махсус хәрби операциядә контракт төзеп хезмәт итәргә теләүчеләр район администрациясе, волонтерлык хәрәкәте, «Батыр» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. «Контракт белән хезмәт итүчеләргә 600 мең сум түләү каралган. Махсус хәрби операция гаиләләренә льготалар да бар: балаларга мәктәптә, балалар бакчасында бушка туклану, җәмәгать транспортында бушка йөрү һ.б», – диде ул.
Телемарафон барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.
Туры трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар контракт белән хәрби хезмәт турында сорауларын heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 телефон номеры аша «кайнар линия»дә яки, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз