Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәнис Мөхәммәтов махсус операциягә ярдәм өчен Бөгелмә халкына медальләр тапшырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген эшлекле дүшәмбедә Бөгелмә районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фәнис Мөхәммәтов шәһәр халкына бүләкләр тапшырды.
Махсус операция хәрбиләренә ярдәм җыю оештырган өчен «Фронтка ярдәм өчен» медале белән ГКС Фәнни-җитештерү оешмасы филиалы директоры урынбасары Альберт Кәримов һәм Мария Кәримова, шәхси эшмәкәр Вячеслав Балаев һәм аның абыйсы Игорь Балаев бүләкләнгән.
Балаевлар – махсус операциягә «УАЗ» җибәргән Тая әбинең уллары. Ул Татарстан Рәисенең еллык юлламасында да катнашты.
«Бәһасез һәм бик мөһим хезмәтегез өчен рәхмәт. Бу ярдәм көннән-көн җиңүне якынайта. Ярдәмегез, бердәмлегегез һәм безнең яклаучыларыбызга сак мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт», – дигән Фәнис Мөхәммәтов.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», – дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз