news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Мөсәгыйтов: Тинчурин театры 2023 елда 45 миллион сумнан артык акча эшләде

Фәнис Мөсәгыйтов: Тинчурин театры 2023 елда 45 миллион сумнан артык акча эшләде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2023 елда Тинчурин театры 45 миллион сумнан артык бюджеттан тыш акча эшләгән. Бу хакта театр эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтте. «Татар-информ» журналисты соравы буенча директор әлеге акчаны театрның ничек файдалануы турында сөйләде.

«Акча кәгазьдә генә күп күренә. Бүлгән кеше генә аңлый аны. Акчаның якынча 5 миллион ярымын авторлык өчен җибәрәбез. Болар әле гонорарлардан тыш акча. Билет сату оешмалары да үз эшләре өчен 5–10 процент ала. Болардан калган акчаның 85 проценты хезмәт хакына китә», – дип санап узды директор.

«Ул акча спектакль куюга да, бинаны тотуга да, цехларны тәэмин итеп торуга да, яуган карны чыгартуга да китә. Тамашачыны без һәрвакыт йөзләребез балкып каршы алырга, тигез җирдән йөртеп, тәмле ризык ашатып, матур спектакль күрсәтеп озатырга тиеш. Тамашачы безнең проблемаларны белергә тиеш түгел», - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Ул моңа өстәп театрларга Хөкүмәтнең дә акча биреп торуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100