Театрда гел үзгәреш булырга, театр үсәргә тиеш. Туфан белән эшләү дәверендә бер тапкыр да башны башка бәреп сүзгә килгән булмады. Булырга тиеш тә түгел. Без бөтен мәсьәләләрне кара-каршы утырып хәл итәбез. Мин бит тамашачы белән гел элемтәдә, аларның теләкләрен, маркетинг буенча күзаллауларымны аңа җиткереп торырга тырышам. Пьеса сайлаганда да киңәшәбез, кайчакта артистлар да пьесалар китерәләр – аларны да бергәләп карыйбыз.
Режиссерлар ягыннан артистларны аерып болгату булмаса, театрда эшләп була, коллективта «любимчик»ларны аеру бик зур зыян китерә. Ул булса да, аны күрсәтмәскә тырышырга кирәк. Һәр артист бертөрле уйный алмый. Тырышып та уйный алмый икән, димәк, аның амплуасы башка.
Артистның яхшы ягын күрә белергә кирәк. Без яхшыны күрмибез, бер начарны күрсәк, шуңа ябырылабыз. Яхшы ягын күреп аны җәелдерсәң, начар яклары үзеннән-үзе бетәчәк. Кер эзләмик. Җыештыручы бер урында тузан калдырса да: «Рәхмәт, әйбәт җыештыргансың», – дип сүз башлап, аннары гына тузан калуын әйтергә кирәк, ди ул.
Фәнис Мөсәгыйтов белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.