news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Мөсәгыйтов: «Миһербанлык» спектакленә өлеш кертү – сәдака бирүгә тиң

«Авыру балаларның талантын башкаларга да күрсәтеп, үзләре дә булдыра алалар, дигән фикерне җиткерәсебез килә», - диде Тинчурин театры директоры.

Фәнис Мөсәгыйтов: «Миһербанлык» спектакленә өлеш кертү – сәдака бирүгә тиң
Солтан Исхаков

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, «Миһербанлык» спектакленә килеп, үз өлешеңне кертү – мәчеткә сәдака бирү белән бер. Спектакльдә «Могҗиза» театр студиясе балалары катнаша.

«Кайбер кеше ничек итеп яхшылык, изгелек эшлим икән, дип уйлыйдыр. Бу спектакльгә килеп, үз өлешләрен кертә алалар. Мәчеткә барып, сәдака биргән кебек ул. Спектакльгә керү бушлай, кем ничек булдыра ала, акчалата шулай ярдәм итә ала. Ул акча безгә түгел, балаларга тотыла. Күңелләрендә калмасын, килеп спектакльләрен карап, үзләреннән булдыра алганча өлеш кертә алалар», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, балаларны биш ел әзерләгәннәр. «Ул вакытта килгән балалар хәзер абый-апалар булып үсеп җитте. Теләкләре булган балалар күп, ләкин бөтенесе катнаша алмый. «Во благо вместе» инициатив төркеме үзләрендә кастинг уздырып, безгә балаларны алып килә», - дип аңлатты Фәнис Мөсәгыйтов.

«Авыру балаларның талантын башкаларга да күрсәтеп, үзләре дә булдыра алалар, дигән фикерне җиткерәсебез килә. Өметләрен өзгән балалар яшьтәшләрен сәхнәдә күреп, аларга тартылачак, нәрсә булса да эшли башлаячак. Авыру балаларга беренче адымнарын ясау өчен күңелләрендә очкын кабызу кирәк. Спектакль авырмаган кешеләргә, башка гаиләләргә үрнәк булып тора. Авырлыклар килгәндә дә, шулай итеп яшәп була икәнен күрсәтәсебез килә. Бу – зур сәхнәдән бөтен дөньяга «кычкыруыбыз», - диде ул.

Театр студиясе балалары укытучылары белән беренче көннән үк дуслашкан. «Татар телендә мондый студияләр юк дип беләм. Төрле җиргә йөрибез. Менә шундый талантлы балаларны күреп, аларны сәхнәгә чыгару уе күптәннән бар иде. Зөфәр Харисовны укытучы итеп куярга булдык. Аның спектакльгә алынырга батырчылыгы җитмәде. Уйлаганнан соң, ризалашты. Алар хәзер бер гаилә кебек. Сөйләшкәндә дә әти белән бала кебек аралашалар», - диде директор.

  • 4 декабрьдә 12.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектаклен сәхнәләштерә. Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнгән.
  • Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы белән 2019 елда оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерә.
  • «Могҗиза» театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрның яшь артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100