news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Мөсәгыйтов: Тинчуринны искә алган вакытта зиратка ак күгәрчен килеп кунган иде

Татар җәмәгатьчелеге драматург җирләнгән урынга чәчәкләр салды, дога кылды һәм Тинчурин исемендәге паркта аңа багышлап әдәби-музыкаль чара оештырды.

Фәнис Мөсәгыйтов: Тинчуринны искә алган вакытта зиратка ак күгәрчен килеп кунган иде
Салават Камалетдинов

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт комедия һәм драма театры коллективы, бер төркем татар җәмәгатьчелеге Архангель зиратында актер, драматург, режиссер Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга килеп, аны искә алды.

«Кәрим ага 15 сентябрьдә туган, 15 ноябрьдә вафат булган. Бер елны Кәрим Тинчуринны искә алган вакытта зиратка ак күгәрчен килеп кунган иде. Кәрим ага безне карап тора, үзенең фатихаларын бирә торгандыр. Драматургыбызны искә алуыгыз, аны онытмаганыгыз өчен рәхмәт. Кәрим ага, урының җәннәттә булсын, тыныч йокла. Без сезнең эшегезне дәвам итәрбез», - диде Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт комедия һәм драма театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Аның әйтүенчә, Кәрим Тинчурин татар театрының башлангычында торган шәхесләрнең берсе. «Алар Салих Сәйдәшев белән татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә музыкаль драма жанрын башлап җибәрә. Йөз елдан артык вакыт узса да, Кәрим ага сәхнәдә генә түгел, тормышта да үзенең кайтавазын таба», - диде ул.

Матәмне алып баручы, театр музее җитәкчесе Кәрим Тинчуринның әсәрләренең бүгенге көндә дә сәхнәгә куелуын әйтте. «Әдип акланганнан соң, аның әсәрләре янә сәхнәләргә кайтты, театрлар әледән-әле аның пьесаларына мөрәҗәгать итә, репертуарын баета. Татарстан, Россия төбәкләре, чит ил театры сәхнәләрендә куела», - диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова.

Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов театрның 89 сезонын Кәрим Тинчурин тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» спектакле белән башланачагын әйтте. «Бу әсәр бөтен Европа һәм дөнья байлыгына булып санала. Итальян язучысы һәм драматургы Карло Гоцци урта гасырда татар әкиятләрен укып, рухланып, шушы әсәрен иҗат иткән», - диде ул.

«Кәрим Тинчурин – классик драматург. Аның йөз ел элек язылган әсәрләрен бүгенге көндә куйсаң ул актуаль булачак. Хәзерге көнге драматургия белән классик драматургия шул ягы белән аерыла да», - диде режиссер.

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев олы сәхнәгә аяк басканда Кәрим Тинчурин язган «Тутый кош» спектакльдә катнашкан. «Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Ул спектакльдә төп рольне башкардым. Кәрим ага әйтерсең миңа олы фатихасын бирде. Хәзерге вакытта Тинчурин театрында Кәрим аганың дүрт әсәре куелды», - диде артист.

Матәм тәмам булганнан соң татар җәмәгатьчелеге репрессия корбаннары (шул исәптән Кәрим Тинчурин) күмелгән урынга чәчәкләр салды, Раил хәзрәт Мөхетдин әрвахлар рухына дога кылды.

Соңрак Кәрим Тинчурин паркында драматургның бюстына чәчәкләр кую, искә алу концерты оештырылды. Чарада Тинчуринга багышланган шигырьләр яңгырады, «Сүнмәс йолдызлар» спектакленнән өзек күрсәтелде. Искә алу концертында Тинчурин театры артистлары Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Резедә Сәләхова, Резедә Төхвәтуллина, Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров һ.б. чыгыш ясады.

Татарстан мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов мәдәният министры Ирада Әюпованың сәламен җиткерде. «Кәрим Тинчурин – бөек шәхес, үлмәс әсәрләр язган. Үзе иҗат иткән вакытта үзенә үлмәс һәйкәл куйгандыр. Аның бюстына килеп чәчәкләр салу күркәм традициягә әйләнә. Театр еллар буе Кәрим аганы олылап, аны искә ала», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100