news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Мөсәгыйтов быел театраль сабантуй булмау сәбәбен аңлатты

Фәнис Мөсәгыйтов быел театраль сабантуй булмау сәбәбен аңлатты
Салават Камалетдинов

Быел театраль сабантуй булмаячак.

«Чөнки төрле чаралар бик күп, «Нәүрүз» төрки театрлар фестиваленнән соң барлык театрлар да җыелып бетә алмыйбыз. Ә безгә үткәрү өчен шимбә-якшәмбе кирәк. Шуңа бу елны үткәрмәскә булдык», - дип аңлатты Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Былтыр Татарстан театрларының XIV Сабантуе Татарстан хөкүмәте ярдәмендә Республиканың мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры ярдәме белән 18 июньдә Минзәлә шәһәрендә уздырылды.
  • Татарстанда Театраль Сабантуй 2005 елдан үткәрелә башлый. Бәйрәмне Фәнис Мөсәгыйтов җитәкчелегендәге К.Тинчурин театры инициативасы белән оештыралар. Беренче Сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында уза. Артистлар Сабантуенда ел саен өч меңнән артык мәдәният һәм сәнгать коллективлары вәкилләре катнаша.
  • Театраль сабантуйның төп максаты – татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм театр сәнгатен үстерү, халык арасында җәелдерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100