news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Мөсәгыйтов быел Татарстанда театраль Сабантуй булмау сәбәбен аңлатты

Фәнис Мөсәгыйтов быел Татарстанда театраль Сабантуй булмау сәбәбен аңлатты
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Быел Татарстанда театраль Сабантуй булмый. Оештыручылар моны җәен театраль Сабантуй үткәрү өчен театрлар җыела алырлык буш көннәр табып булмауга бәйләп аңлата.

«Быел театраль Сабантуй була алмый, чөнки мәдәни чаралар шулкадәр күп һәм аларның барысында да артистлар катнаша. Без 12 июньдә дип уйлаган идек тә, күп артистларның БРИКС уеннарында катнашасы булгач, үткәреп булмыйсын аңладык. Шуңа тагын бер елга күчә инде», – дип аңлатты Театраль Сабантуйны оештыру инициативасы белән чыккан һәм аны оештыру мәшәкатьләрен үз өстенә алган Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Безнең театр 17 июньдә сезонның соңгы спектаклен уйнап, 18еннән җәйге ялга китә. Чөнки Камал театры белән шулай килештек – алар июль аенда без ялдан чыкканчы эшләячәкләр. Без 25 июльдән эшкә чыгабыз. Җәй буе кайсы да булса театр эшләп торсын дигән фикер белән шулай иттек», - дип дәвам итте ул.

  • Татарстанда Театраль Сабантуй 2005 елдан бирле үткәрелә. Беренче Сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында узды. Соңгысы – Татарстан театрларының XIV Сабантуе Татарстан хөкүмәте ярдәмендә Республиканың мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры ярдәме белән 2022 елның 18 июнендә Минзәлә шәһәрендә уздырылды.
  • Артистлар Сабантуенда ел саен өч меңнән артык мәдәният һәм сәнгать коллективлары вәкилләре катнаша.Театраль сабантуйның төп максаты – татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм театр сәнгатен үстерү, халык арасында җәелдерү.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100