news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнис Мортазин Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең яңа урынбасары итеп билгеләнде

Фәнис Мортазин Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең яңа урынбасары итеп билгеләнде
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Бүген Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова гомумшәһәр киңәшмәсендә кадрлар үзгәреше турында игълан итте: Фәнис Мортазин башкарма комитет җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары итеп билгеләнде.

  • Фәнис Мортазин 1992 елның 8 августында Әлмәттә туган. Мәскәүдә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Дәүләт хезмәте һәм идарә институтын тәмамлап, магистр дәрәҗәсе алган. Мортазин - җитәкче вазифаларында җиде елдан артык эшләүче тәҗрибәле идарәче.

Хакимиятнең матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, башкарма комитет җитәкчесенең яңа урынбасары социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте белән бәйле мәсьәләләргә кураторлык итәчәк. Аның алдында социаль программаларны гамәлгә ашыру, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә, халыкның социаль яктан якланмаган катлам вәкилләренә булышу, шулай ук Әлмәт районында яшәүчеләрнең барысын да сыйфатлы социаль хезмәтләр белән тәэмин итү буенча мөһим бурычлар тора.

«Фәнис Флорид улын бу вазифага билгеләнүе белән котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез!» - диде Гүзәл Хәбетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot