news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Камал татар язучылары тормышы турында нәфис фильм сценариенә бәйге игълан итәчәк

Фәнис Камал татар язучылары тормышы турында нәфис фильм сценариенә бәйге игълан итәчәк
Абдул Фархан

Күренекле татар язучысы һәм журналисты Заһид Мәхмүдинең улы, журналист һәм кинорежиссер Фәнис Камал татар язучылары тормышы турында нәфис фильм сценариенә бәйге игълан итәчәк.

«Безнең әти белән бик зур планнар бар иде. Бүгенге язучыларны - замандашларны кино форматында матур итеп видеога төшереп калдыру теләге бар. Без Ркаил абый белән сөйләшеп киләсе елга киносценарийларга иҗади бәйге игълан итәргә уйладык. Җиңгән киносценарий нигезендә кино төшерергә телибез», – диде ул әтисенә бирелеп тә тапшырылып өлгермәгән «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме билгесен кабул итеп алу чарасында.

«Бу кыска метражлы – якынча ярты сәгатьлек фильм дип күзаллана. Ул сезнең иҗатташ дусларыгызны колачлый торган фильм булыр», – диде Фәнис Камал.

«Бу язучылар арасындагы хәлләр турында фильм булыр дип уйлыйм. Мәсәлән, язучыларның Берлектә утырыш ясап тел мәсьәләләре буенча сөйләшүләрен күрсәтергә мөмкин. Фильмда өч локация булыр дип уйлыйм», – дип аңлатты ул әлеге идеясен «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фәнис Камал әйтүенчә, әлегә мондый алымның әле булганы юк.

«Бу - минем идея, аны әти хуплаган иде. Мин идея бирсәм, әти яки «Тузга язмаган» дип бәяли, яки «Гениально» дия иде. Монысын ул: «Гениально» дигән иде», дип дәвам итте Фәнис Камал.

  • Заһид Мәхмүдинең алынмый калган мактаулы исеменең күкрәк билгесе Татарстан язучылар берлегендә гаиләсенә тапшырылды.
  • 2017 елда журналист һәм режиссер Фәнис Камалның «Җәза» фильмы «КиноМаяк» II Халыкара кинематография сәнгате фестиваленең иң яхшы фильмы дип танылды.
  • Заһид Мәхмүди — татар язучысы, журналист. 1960 елның 4 июлендә Кукмарада туган. 1982 елда Казан мәдәният институтын тәмамлаган. 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2022 елның 18 гыйнварында вафат булды. Туган авылы Манзараста җирләнде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100