news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Камал: Татар халкының киләчәге минем фобиягә әверелде

Фәнис Камал: Татар халкының киләчәге минем фобиягә әверелде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Яңа гасыр» каналында «Яңалыклар» тапшыруы алып баручы Фәнис Камал татар халкының киләчәге аның фобиясенә әверелгәнен, татарның киләчәге өчен бик борчылуын әйтте. Бу хакта журналист «Интертат»ның «ВКонтакте» сәхифәсендә туры эфирда бара торган «Әйтер сүз» рубрикасында сөйләде.

Туры эфирда барган әңгәмәдә Фәнис Камал татар кешесе, иң беренче чиратта, гаиләсендә татарлыгын саклап кала алмый икән, бүтәнчә ул татар булып кала алмый дигән фикерен җиткерде.

«Нинди генә программалар булдырсалар да, нинди генә Сабан туйлары үткәрсәләр дә, кем генә алар янында чыгыш ясаса да, алар татар булып китә алмаячак. Татар булу өчен, иң беренче чиратта, эшне гаиләдән башларга кирәк. Минем кебек фикердә булучылар җитәрлек. Тик без аз», – ди ул.

Фәнис Камал фикеренчә, бүген татар кешеләре нигәдер үзләренең татарлыкларыннан курка.

«Әгәр дә хөкүмәт тарафыннан ниндидер программа булдырылмый икән, этәргеч бирелми икән, алга барыш булмаячак. Ниндидер ясалмалык кирәк түгел. Татар – татар булып калырга тиеш, соры таракан – соры таракан булып калырга тиеш», – диде ул туры эфирда барган әңгәмәдә.

Шулай ук хезмәттәшләре арасында да, үзләре татар булсалар да, балалары белән русча сөйләшүчеләр җитәрлек булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100