news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Камал: Пушкинның төрле-төрле сыннары бар, Тукайның бер генә сыны да юк

Фәнис Камал: Пушкинның төрле-төрле сыннары бар, Тукайның бер генә сыны да юк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Яңа гасыр» каналында «Яңалыклар» тапшыруы алып баручы Фәнис Камал татар халкы шәхесләренең сыннарын булдырырга тели. Бу хакта журналист «Интертат»ның «ВКонтакте» сәхифәсендә туры эфирда бара торган «Әйтер сүз» рубрикасында сөйләде.

Туры эфирда барган әңгәмәдә «Танылган кешеләрнең сыннарын сувенир кебек ясау теләге тормышка ашырыламы?» дигән сорауга Фәнис Камал бу планның әкрен генә тормышка ашырылып барганын әйтте. «Хәзерге вакытта эскизлар ясала. Мин хәзер серне ачарга теләмим. Бик күп техника кирәк аңа. Безнең скульпторлар, архитекторлар командасы бар. Шулар белән берничә проектны әзерлибез. Шуннан соң я телевидение аша тамашачыга күрсәтербез», – диде алып баручы.

Фәнис Камал бу эшне үз хисабына эшләвен әйтте. «Мин моннан продукт булдырырга телим. Без чит илгә барабыз, сувенир итеп, ниндидер сыннар алып кайтабыз. Нигә әле безгә Тукай сынын ясамаска?» – диде алып баручы.

Шулай ук өйләрендә Пушкин сыннары булуын, ә Тукайның бер генә сыны да булмавын әйтте. «Пушкин сыннарының төрле вариантлары бар: Пушкин трубка белән, Пушкин сакалын сыпыра, Пушкин китап белән. Ленинның нинди генә сыннары юк! Ә бер генә татар әдибенең сыны юк», ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100