news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Җиһанша: Туфан Миңнуллинның өлешенә тигән зур көмеш – Марсель Сәлимҗанов

Фәнис Җиһанша: Туфан Миңнуллинның өлешенә тигән зур көмеш – Марсель Сәлимҗанов
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша драматург, язучы Туфан Миңнуллинның Марсель Cәлимҗанов белән бергә эшләве ике шәхескә зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итүен билгеләде. Бу хакта ул Муса Җәлил музей-фатирында узган Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган кичәдә әйтте.

«Туфан абыйның өлешенә тигән зур көмеш ул – Марсель Хәким улы Сәлимҗанов. Аның юлында ул очрамаса, яңгырар идеме икән, юкмы?! Бәлки, яңгыраган булыр иде дә, бәлки, бүтән яссылыкта яңгырар иде», – диде ул.

Ул үзенең Туфан Миңнуллин иҗаты белән ничек танышуы турында да сөйләде.

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен өченче сыйныфта укыганда, авылдан алып килеп күрсәттеләр. Ул вакыттан минем истә Нәҗибә апа белән Шәүкәт абый һәм фойеда туңдырма сатулары истә калды», – дип, көлеп, әйтте ул.

Фәнис Җиһанша Туфан Миңнуллинның күпчелек әсәрләре Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 30 ел буена куелуын да әйтеп узды. Алар арасында – «Гөргөри кияүләре», «Җанкисәккәем» спектакльләре дә.

«Туфан абый кырыс кебек күренсә дә, бик ярдәмчел иде. Ул спектакльләрне килеп карый иде, хәтта мине: «Тагын бер тапкыр шулай әйтсәң, син мине бөтенләй Татарстаннан куасың», – дип кисәткәне дә булды. Бу – «Шәҗәрә» дигән спектакльдә иде. Мин анда: «Мәскәү тулы чиновниклар утыра», – диясе урынга, «Мәскәү тулы яһүдләр утыра», – дип әйткәнмен. Каян килгән ул минем телемә? Антракт вакытында Туфан абый йөгереп килеп ишекне ачты да шул сүзләрне әйтте», – дип сөйләде артист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100