news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнис Җиһанша Күәм мәктәбендә үз исемендәге премияне тапшырган

Фәнис Җиһанша Күәм мәктәбендә үз исемендәге премияне тапшырган
фото: Фәнис Җиһаншаның шәхси архивыннан

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша Күәм мәктәбендә үз исемендәге премияне тапшырган.

«10 000 сумны Әтнә районы Күәм авылының 5 нче сыйныф укучысы Алия Галәвиева алды», - диде Фәнис Җиһанша «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Фәнис Җиһанша исемендәге премия мәктәп укучыларының сәнгатебезгә, бигрәк тә сәхнә әсәрләренә һәм театрларыбызга булган мәхәббәтләрен ныгыту һәм класстан тыш оештырылган чараларда актив катнашуларын ассызыклап китү йөзеннән бирелә. Мәдәниятебезне яклауда, ана телебезне үстерүдә зур роль уйнап, балаларда, киләчәктә дә, милли җәүһәрләребезне пропагандалау зур бер мотивацион этәргеч булып торсын иде дип телим», - диде артист.

Алия Галәвиева класстан тыш эшләрдә актив катнаша, мәктәпнең нәфис сүз остасы, җырлый. «Бу премия кечкенә генә авыл сәхнәсе дә зур сәхнәгә юл булырга мөмкин икәнлегенә ышанганнар өчен», – ди Фәнис Җиһанша. Ул Алия кебек талантлы баланы тәрбияләүче әти-әнисенә һәм укытучыларына рәхмәтен җиткерә.

  • Былтыр Фәнис Җиһанша үз исемендәге премияне Арча районының Курса Почмак мәктәбендә тапшырган иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot