Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәнир Галимов татар эшмәкәрләре белән җыелышларны төбәкләрдә уздырырга тәкъдим итте

«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов чыгыш ясады. Ул татар эшмәкәрләре белән җыелышларны төрле төбәкләрдә уздыру яклы.
«Бергә җыелырга, танышырга мөмкинлек тудырганы өчен Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәм. Ел саен җыелышабыз. Ләкин Россиядә 4200 татар авылы бар. Берешәр кешене чакырсак та, 4200 кешелек заллар кирәк булыр иде. Үзебез төбәкләргә барып, авылларның яшәешен күрергә, аларны борчыган мәсьәләләрне өйрәнергә булдык. Бу чараларны алга таба башка төбәкләрдә уздырсак яхшы булыр иде», - диде ул чыгышында.
Ул авылда яшәп, эшлгән милләттәшләребезнең күп булуын әйтте. «Тагын да күбрәк булсын иде. Димәк, буыннар алмашы бар. Эшебезне дәвам итүчеләрне эзләргә тиешбез. Башкортстан татарларының «Бабай утары» этнографик комплексы белән идарә итүне кызыма Айгөлгә тапшырдым», - диде Фәнир Галимов.
Айгөл Галибаева «Бабай утары»ның туган җирен сөйгән, халкы өчен җан аткан Фәнир Галимов идеясе белән булдырылганын билгеләп үтте. «Әби-бабаларның, әти-әниләрнең тормыш-көнкүрешен, яшь буынга тулырак күрсәтү хыялы белән яшәде. Үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклап, буыннан-буынга җиткәргәндә генә халыкның киләчәге бар», - диде ул.
«Музейда һәр экспонат оригиналь һәм бердәнбер нөсхәдә, борынгы заманнан сакланып бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Сарайлар, мунчалар, хуҗалыклар урнашкан. «Бабай утары»на оныклары белән шәһәр халкы килә. Алар арасында күп еллар чит җирдә яшәүчеләр бар. Мондый кунакларны өзелеп сагыну хисе дә тарта. Татар авылына килеп керүгә гармун моңнарына кушылып, матур җырлар белән каршы алабыз», - диде «Бабай утары» җитәкчесе Айгөл Галибаева.
Ул кунакларны татар хаклының тәмле милли ризыклары белән сыйлауларын сөйләде. «Татар халык ашларын пешерү серләрен белергә теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрәбез. «Бабай утары» буенча турлар ел әйләнәсе тормышка ашырыла. Соңгы елда гына да сигез меңнән артык турист булды. Гомумән алганда, Австралия, Кытай, Германия кунаклары да булды», - диде ул.
«Соңгы өч елда территориядә плэнерлар, симпозумнар үткәрелә, быел сигезенче тапкыр «Җырлыйк әле» фестивале була, лагерьлар, ифтар ашлары оештырыла», - дип аңлатты ул.
Пленар утырышның алып баручысы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев әлеге җыенның Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасы белән башланып киткәнен искәртте.
«Безнең миссия – әлеге чарага татар булып чакырылуыбыз. Җыен эшкуарлар, авыл хуҗалыгы белән бәйле, бер-беребез белән аралашып, тәҗрибә алмашып, үсеш юлларын эзләп, табышның бер өлешен авылны үстерүгә юнәлтәбез. Үзебезгә күп кенә яңалыклар алдык дип өметләнәм. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде», - диде Васил Шәйхразыев.
Аның әйтүенчә, быел Бөтендөнья татар конгрессының халыкка хезмәт итүенә 33 ел була. «Безнең залда җитәкчеләребез дә, татар активистлары да катнаша. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль район җитәкчеләре һ.б. килде. 28 июльдә Киров өлкәсендә Сабан туе булачак, шуңа күрә зур делегация белән милләттәшләребез килде, делегациянең Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алексей Жердев җитәкли», - диде Милли Шура рәисе.
-
26-28 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелды. Өч көнлек программада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, Татарстан Рәисе катнашында пленар утырыш, Татарстанның Апас һәм Тәтеш районнарына сәфәр һәм мәдәни программа каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз