Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәнир Галимов Фән Вәлиәхмәтов истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән чыкты
Россия татар авыллары ассоциациясе рәисе, композитор, җырчы, шагыйрь, Башкортстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнир Галимов ике тугандаш халыкның күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән чыкты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасының Шарандагы вәкиллегенең ВКонтактедагы төркеме хәбәр итә.
«Фән Вәлиәхмәтов республикаларыбыз мәдәнияте һәм сәнгате тарихында якты эз калдырды, һәм аның иҗаты яңа буыннарны рухландыруын дәвам итә.
Инициатива кысаларында тәкъдим ителә:
- Шаран авылы мәдәният йорты каршына Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл куярга.
- Шаран район мәдәният йортына Фан Вәлиәхмәтов исемен бирергә.
- Шаран районының бер урамына Фан Вәлиәхмәтов исемен бирергә», - диелә хәбәрдә.
Төркемдә әлеге инициативаны хуплау буенча тавыш биреп тә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз