Очрашу бик җылы барды. Алга таба ничек булыр? Сөйләшкән сүзләр кәгазьдә генә калмасын иде. Җитәкченең боерыкларын гамәлгә ашыручылар эшне җиренә җиткерсен иде. Шуннан соң күңелләр ныклап күтәрелер иде.
Мин Ык буе авыллары Сабан туен дәвам итү мәсьәләсен күтәргән идем, журналистлар Төмәнәк Сабан туе дип язып чыккан. Үзләре шулай теләдеме икән, белмим. Республика башлыгын «Бабай утары»на кунакка чакырдым. Әле бер дә килеп караганы юк иде. Кызыксынды.
Татар телен өйрәнү, татар мәктәпләрен төзекләндерү буенча бик күп сораулар бирелде. Радий Хәбиров бу мәсьәләдә хәбәрдар булуын, алдагы елларда шулар буенча эшләячәген белдерде. Нефтекамадагы кебек күп телле мәктәпләрне көнбатыш районнарда да төзетәчәген әйтте. Көнбатыш дигәч, Туймазы да керә торгандыр. Анысына аеруча күңел күтәрелде.
Радий Хәбировның күңелендә дуслык бар кебек иде. Йөрәккә җылылык йөгерде. Мондый очрашуларның моңарчы бер дә булганы юк иде. Дөньяда дустанә яшәүдән дә рәхәте юк. Дуслык кирәк. Милләтеңә карамастан, дуслык булса, бөтен эшне дә башкарырга була.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда булмаучыларның да, булучыларның да фикерләрен Интертат сайты өчен Рифат Каюмов туплады.