news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнил Әһлиуллинны Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына тәкъдим иттеләр

Фәнил Әһлиуллинны Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына тәкъдим иттеләр
Фото: Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

Бүген Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бу – моңарчы ТР вице-премьеры вазифасын башкарган һәм шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное территорияләренә кураторлык иткән Фәнил Әһлиуллин.

Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, элеккеге министр Азат Кадыйров шактый зур эш башкарган.

Аның җитәкчелегендә Илкүләм киңлек мәгълүматлары системасын тулыландыру эше оештырылган, торак пунктларның чикләре билгеләнгән, файдаланылмый торган милек хуҗалык әйләнешенә кайтарылган, унитар предприятиеләрне реформалау тәмамланган, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өчен бердәм мәгълүмат системасы булдырылган.

Кадыйровның өлеше зур, ул үзен яңа вазифада да күрсәтә алачак, диде Нигъмәтуллин.

Азат Кадыйров Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгын 2024 елның июненнән бирле җитәкләде. Хәзер ул ТР яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде.

Фәнил Әһлиуллин РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 1995 елдан эчке эшләр органнарында хезмәт иткән. 2019 елның сентябреннән ул Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын җитәкләде, ә 2024 елда Татарстан вице-премьеры итеп билгеләнде.

Ул шефлыктагы территорияләрдә куелган барлык бурычларны да сыйфатлы үтәде, дип ассызыклады Нигъмәтуллин. Ул министрлыкның яңа җитәкчесенең өстенлекләре арасында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү мәсьәләсен атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot